Стихи Рауфа Мифтаховича Багаутдинова

Стихи Рауфа Мифтаховича Багаутдинова

Основная информация

Идентификатор
64202715
Домен
club64202715
Верификация
Нет
Огонёк
Нет
Товары
Отключены
Главная вики-страница
Нет данных или скрыто
Тип
Публичная страница
Тематика
Библиотека
Главная секция
Отсутствует
Вконтакте
https://vk.com/club64202715
Описание
1935 елның, 30 августында Чакмагыш районының Яңа Биккенә авылында дөньяга килгән Рәүф Мифтах улына каһәрле сугыш авырлыкларын да үз йөрәге аша кичерергә туры килә. Дүрт бала белән тол калган әнисенең алты яшьлек таянычы була ул. Гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән. Сугыш михнәтләрен, югалту газапларын кичергән авыл халкы шул баланы гармунда уйнатып, күңелен юаткан. Ул Рапат авылына йөреп, башта җиделлык мәктәпне, аннан соң ун сыйныфны Чакмагышта тәмамлый. Иҗат белән шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Район газеталарында мәкаләләре басыла. Мәктәпне тәмамлаганнан соң .1955 елны хәрби хезмәткә алына, элемтә училищесендә укый. Өлкән радиотелеграфист булып хезмәт итә. 1959–63 елларда Казан дәүләт университетын бетереп Уфада Киров районында 3 ел спорт комитеты рәисе булып эшли.Ул велоспорт буенча да мәктәптә укыганда ук авыл яшьләре арасында РСФСР чемпионы исемен ала. СССРның спорт мастеры исеменә дә лаек.1965 елны Башкорт дәүләт медицина университетына өлкән укытучы итеп билгеләнә. Шушы елларда Казан медицина университетында кандидатлык диссертациясен яклый. 1977 елда доцент дәрәҗәсен ала. 1977-80 елларда Ворошиловград университетының психология кафедрасында докторонтура тәмамлый. Шул елның февраленнән Целиноград университетында профессор, кафедра мөдире итеп тагаенлана. Аннан дистә елга якын Алмата каласының педагогия уневерситетында тибет медицинасы, психофизиология, функциолналь диогностика лабораторияләре мөдирләре вазифаларын да башкара. Ул 1990 елда туган ягына Уфага кайтып, Башкортстан фәннәре академиясендә бүлек мөдире булып эшли.Психологиянең күп кенә тармаклары буенча танылган белгеч булып әверелгән галим, фәнни докладлар белән бөтенсаюз конференцияләрендә, Ленинград, Мәскәү,Тбилиси, Ереван, Целинаград, Алмата,Краснодон, Казан һ.б шәһәрләрдә чыгыш ясый. Әдәби иҗат белән дә шөгылләнә. Шигырьләр, җырлар яза. Җырларына көйләр дә чыгара. Бу мавыгуы ялга чыкканнан соң туган ягы – Чакмагыш тарафларына кайтып төпләнгәннән соң аеруча көчәйде хәттә рухи ихтыяҗ булып әверелде.Туган ягына, хезмәт кешеләренә багышланган җырларын үзе үк баян, аккордеон, синтезаторда уйнап җырлап якташларына җиткерә.. 2010 елда ике җыр аудиокассетасы чыкты. Чакмагыш районының 80 еллык юбилеен билгеләп Чакмагыш телевидениясе “Күңел канатлары” исемле клибен чыгарды. Ул 2008 елның Башкорт телевизион эстрада җыр конкурс-фестивале дипломанты. Аның язган җырлары һәм көйләре Кызыл таң, Өмет, Игенче газиталарында чыкты һәм җәмәгатьчелекнең уңай баһасына лаек булды. 2003–2010 елларда “Җырларым сегә бүләк”,”Җырларымда серләрем,” ”Багыш–лаулар”, “Күңел канатларым”,”Базы офыклары” дип аталган шигырьләр һәм җыр китаплары басылып чыкты. Аның шигырьләренә язылган җырлар татар һәм башкорт җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде.

Контактная информация

Страна
Нет данных или скрыто
Город
Нет данных или скрыто
Сайт
Нет данных или скрыто

Приватность и ограничения

Бан и удаление
Нет
Публичность
Открытое сообщество
Возрастные ограничения
Нет
Блок адресов
Отключен
Стена
Ограниченная
Участники
Скрыты
Количество участников
100